Инвалидлар декадасы кысаларында 2023 елның 8 декабрендә Чистай шәһәренең мәшгульлек үзәгендә шәһәр һәм район эш бирүчеләре катнашында вакансияләр ярминкәсе узды. Эш бирүчеләр үзләренең актуаль вакансияләрен тәкъдим иттеләр. Ярминкәгә барлыгы 35 вакансия, шул исәптән инвалидлар өчен 5 вакансия тәкъдим ителгән.
Чарага 33 дәгъвачы, шул исәптән 18 инвалид килгән. Кунакларны Кыш бабай һәм Кар кызы каршы алды.
Мөрәҗәгать иткән барлык гражданнарга дәүләт хезмәтләре күрсәтү тәртибе, һөнәри белем алу мөмкинлеге, шул исәптән «Демография» милли проекты буенча һөнәри юнәлеш бирү хезмәтләре турында консультацияләр бирелде. Вакансияләргә 5 юнәлеш бирелгән.
Чара кысаларында Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында һәм психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йортта яшәүче социаль хезмәтләр алучыларның эшләре күргәзмәсе оештырылды.
Кунакларны бәйләнгән хайваннар, камчы җептән панно, алмаз мозаика һәм Энҗедән картиналар сөендерде.