В целях оперативного информирования бизнеса о действующих требованиях законодательства функционирует интернет-ресурс «Проверенный бизнес» (provbiz.ru), созданный по инициативе Министерства экономики Республики Татарстан и Прокуратуры Республики Татарстан.
Бизнеска гамәлдәге законнар таләпләре турында оператив мәгълүмат бирү максатларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы инициативасы буенча төзелгән «Тикшерелгән бизнес» (provbiz.ru) интернет-ресурсы эшли. provbiz.ru сайтында тикшерүләр узу буенча гамәли киңәшләр белән файдалы белемнәр уникаль базасы җыелган. Ресурс 1 100 типлаштырылган хокук бозудан һәм аларны булдырмый калу ысулларыннан гыйбарәт. Шулай ук сайтта эшкуарларда контроль (күзәтчелек) органнары белән хезмәттәшлек барышында барлыкка килә торган тормыш хәлләре буенча 3 500 дән артык сорау-җавап җыелган. Югарыда бәян ителгәннәр нигезендә юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә «Тикшерелгән бизнес» интернет-ресурсы эшчәнлеге турында хәбәр итәбез.